Балтачта чисталык ункөнлеге игълан ителде
Җәмгыять

Балтачта чисталык ункөнлеге игълан ителде

Язын чисталык икеайлыгы вакытында Балтачыбыз күзгә күренеп чистарган иде. Тирә-як яшеллеккә, шау чәчәккә күмелде.

Хәзер инде күп урыннарда чүп үләннәре баш калкытты, җир өстендә теләсә-кая аунап яткан пластмас шешәләр, кәгазь тартмаларны да еш очратасың. Болар бер дә безне бизәми, райондашлар. Алда зур бәйрәмнәр көтелә. Шуңа да район башкарма комитеты Республика һәм район көненә әзерлек йөзеннән, 1-10 август көннәрендә чисталык ункөнлеге игълан итә. Барлык оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси хуҗалыклар үз территорияләрендә өмәләр үткәреп, чүпләрне җыештырга, чүп үләннәрен чабарга тиеш. Хөрмәтле райондашлар, әйдәгез, өмәләрдә актив катнашыйк, әйләнә-тирә мохитебезнең чисталыгы - безнең йөзебез икәнлеген онытмыйк!

250

Нет комментариев