Балтачта халык җыены башланды
Җәмгыять

Балтачта халык җыены башланды

Бу сәгатьләрдә район мәдәният үзәгендә Балтач шәһәр җирлегенең халык җыены бара.

Агымдагы елда Балтач бистәсендә, Көек һәм Курмала авылларында яшәүчеләр өчен планга кертелгән башкарыласы эшләр, төзелешләр турында чыгышлар булачак. Әлбәттә, көнүзәк мәсьәлә булып - халыктан җыйнала торган үзара салымны тиз арада туплау бурычы кала. Халык җыенында район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнаша.

Фото: баш мөхәррир


халык җыены

Нет комментариев