Россия Президенты Указы нигезендә, 1 октябрьдән район хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакырылучыларга медицина тикшерүләре һәм көзге чакырылыш башланды.
Ул 31 декабрьдә төгәлләнәчәк. Шул сәбәпле район үзәк хастәханәсе табибларының бер өлеше төшкә кадәр генә эш урыннарында авыруларны кабул итә. Ерак авыллардан килүче райондашларның күренәсе табибларының булу-булмавын алдан белешеп һәм язылып куюлары вакытларын янга калдырачак. Ә хәрби хезмәткә чакырулы егетләргә медицина тикшеренүе билгеләнгән көндә килергә, повесткада язылганнарны төгәл үтәргә кирәк.
Нет комментариев