Иртәнге сәгатькә алынган рәсми хәбәрләргә караганда, якынча исәпләүләр буенча Балтач районында сайлау исемлегендәге 26063 сайлаучының 25609ы сайлауларда катнашкан. Бу барлык сайлаучыларның 98,3 проценты дигән сүз.
Президентлыкка кандидат Рөстәм Миңнехановка 24840 (97процент) сайлаучы тавыш биргән.
1081номерлы Шубан сайлау участогында сайлаучыларның барысы да катнашкан һәм 100 процент сайлаучы Рөстәм Миңнеханов кандидатурасына тавыш биргән. Шулай ук Бөрбаш, Алан, Шеңшеңәр, Ярак-Чурма, Салавыч, Әтнә, Югары Субаш, Борнак, Яңгул сайлау участокларына да сайлаучыларның 100-99,5 проценты килеп, үз тавышларын бирделәр. Төгәл мәгълүматларны алдагы сәгатьләрдә хәбәр итәрбез.
Нет комментариев