Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта уӊайлы булсын... (+фото)

Юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре инде ике атна дәвамында юлларда барлыкка килгән зур булмаган чокырларны битум кушылмасы белән ямыйлар

Балтач районы оешмалары язгы чорда үз мәшәкатьләре белән мәшгүлъ. Юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре инде ике атна дәвамында юлларда барлыкка килгән зур булмаган чокырларны битум кушылмасы белән ямыйлар. Идарә җитәкчесе урынбасары Дефак Әүхәтшин әйтүенчә, ремонт эшләре ул ел әйләнәсе бара торган эш. Вак чокырларны ремонтлауда ике бригада, шулай ук инде хәйран зурайган чокырларга вак таш катнашмасы салуда ике бригада эшли башлаган. Юл кырыйларындагы чүпләрне җыю, һәр төрле юл билгеләрен буяп, яӊарту эшләрен дә менә-менә башланырбыз, диде ул.

Район газ оешмасы егетләренә дә эш җитәрлек. Бистә юл кырыйларында кар эттергәндә ялгыш зарарланган билгеләрне төзәтү һәм буяу эшләре инде башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар