Балтачлыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Сосна урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дилә Мәгдәнур кызы Котдусова Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, салым хезмәте үсешенә керткән өлеше өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, 10 номерлы салым инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Рамил Рифкәть улы Нигъмәтуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Тукай исемендәге җәмгыять тракторчысы Сәлим Харис улы Гыйльманов Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтачагрохимсервис» җәмгыятенең баш агрономы Мәлик Камил улы Нуретдинов Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, санитар хезмәт үсешенә керткән өлеше өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Биектау филиалында коммуналь гигиена буенча табиб ярдәмчесе Надия Рәфхәт кызы Габбасова Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев