Балтачта яшьләр парламентының утырышы узды
Җәмгыять

Балтачта яшьләр парламентының утырышы узды

Утырышты яшь белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр

«Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы яшьләр парламентының утырышы узды.️

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильшат Солтан улы Галимуллин, район мәшьгэллек үзәге җитәкчесе Алмаз Зәкәрия улы Сибгатуллин, ️район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Айсылу Исрафил кызы Нуриева, ️Балтач районы Яшь парламент иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Алмаз улы Нотфуллин катнашты.

Утырыш барышында хәзерге көннең актуаль проблемалары һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр турында әңгәмә алыштылар. Яшь белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр.


утырыш

Нет комментариев