Балтачыбыз балаларның шат авазына күмелде (фото)
Җәмгыять

Балтачыбыз балаларның шат авазына күмелде (фото)

“Балтач” ял паркында 1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан күркәм чара уза.

Район мәгариф идарәсе, социаль яклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре балалар өчен күп төрле  бәйгеләр, җыр-бию һәм спорт уеннары әзерләгән.

Һәр елны уза торган бу бәйрәм быел да үзенә бик күп сабыйларны җыйды. Сабыйларыбыз җырлый-бии, уйный-көлә, рәхәтләнеп күңел ача.

Балаларыбызның бүгенге һәм киләчәк тормышлары да бәйрәмнәр кебек ямьле узсын, күгебезне кара болытлар капламасын, сәламәтлек ташламасын!

 

 


балалар

Нет комментариев