Бүген, 21 ноябрь көнне Яр Чаллыныӊ элекеге башкарма комитет рәисе Фархад Латыповны кулга алганнар
Бу турыда Россия Федерациясенеӊ Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән. Тикшерү органнары фаразлавынча, Яр Чаллыда Sunrise City микрорайоны төзелешенә дип бирелгән җир мәйданнары белән «шаярганнар». Бу эш буенча Тукай районыныӊ элекеге башкарма комитет җитәкчесе дә тоткарланган иде.
Нет комментариев