Безне таныткан якташлар
Бүген Фирдәүсә Фәртовна Балтач бистәсендә яши
Һәркем туган ягын, туган төбәген ярата, үз итә. Сокланырлык, горурланырлык шул безнең Балтач яклары. Аның табигате, уңдырышлы басу-кырлары, тырыш, хезмәт сөючән халыклы булуы белән ул республиканың йөзек кашы булып тора.
Районыбыз хезмәтчәннәренең ирешелгән уңышлары турында искә алганда барыбыз да, моның нигезендә күпмилләтле район халкының дустанә мөнәсәбәттә булып, хезмәттә үзара ярышып, кулга-кул тотынып бу тормышта тигез атлавында икәнен яхшы аңлыйбыз. Татарлар һәм удмуртлар, марилар һәм руслар, башка халык вәкилләрен берләштергән район халкы бердәм матур итеп яши белә, тормыш авырлыклары алдында беркайчан да югалып калмый, үзенең һәм туган төбәгенең язмышын гел якты киләчәкле итү өчен бар көчен куя. Һәр милләтнең тарихи мирасын саклап, киләчәк буынны тагында олы яңарышларга рухландыру өчен бүгенге көндә бергә узган тормыш юлларын барлап, шул дәвердә яшәгән, инде күпмедер онытылып барган шәхесләрнең түгәрәк даталары уңаеннан, язмышлары белән танышып барсак, дигән фикер туган иде. Дөрес, бу эшне ел башыннан башларга кирәк булгандыр. Шуңа, чираттагы шәхесләрнең биографияләрен шәрехләгәндә, инде бакыйлыкка күчкәннәрне кертеп, ел башында юбилейлары узганнарны да калдырмау кирәк. Соң булса да уң булсын, дип беренче язмаларны башлап карыйк әле.
Фәрхетдинова Фирдәүсә Фәрт кызы — Сосна авылында 1956 елның 15 августында туган. Сосна мәктәбенең сигез сыйныфын тәмамлап, туган авылында колхоз производствосында эшли башлый. Ф. Фәрхетдинова 1976 елда Балтач мех әйберләр тегү фабрикасына килә, кисүче һөнәрен үзләштерә. Шул елда башлап аның хезмәт юлы шушы оешма белән бәйле. 1982 елда ул мех фабрикасының баш инженеры булып билгеләнә. 1989 елда аңа Балтач мех әйберләре тегү фабрикасының директоры вазыйфалары тапшырыла.
Фирдәүсә Фәртовнага гомер юлында авырлыклар даими очрап торды. Директор булып яңа эшли башлаганда фаб-рикага җитәкчелек иткән чор гадәттән тыш авыр, буталган, икътисадый киеренкелек елларына туры килде. Чор кыенлыкларын җиңеп, җитештерүне туктатмыйча, кешеләрне эшсез калдырмыйча эшләгән чорларның авырлыгын җитәкче үзе генә беләдер. Фирдәүсә Фәртовнага үзенә һәм кешеләргә карата таләпчәнлек, тынгысызлык, туктаусыз эзләнү, тирән фикерләү кебек күркәм сыйфатлар хас булды. Ул 1981 елда читтән торып Казан җиңел промышленность техникумын, 1985 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый,
Еллар үткән саен илебезнең икътисады да үзгәреш кичерде. Урыннарда, шул исәптән районыбызда базар шартларында җитештерү, товарны урнаштыру мәсьәләләре кискен торды. Шушы шартларда да җитәкче кешеләрнең көндәлек тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары турында даими кайгыртучанлык күрсәтте, гамәли чаралар күрергә омтылды.
Бүген Фирдәүсә Фәртовна Балтач бистәсендә исән-имин яши, кызының ике баласын тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Мәгълүматлар Гарифҗан Мөхәммәтшин төзегән «Балтач энциклопедиясе»ннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев