«Сердәш» клубында Халыкара-хатын кызлар бәйрәмен бик күңелле уздырганнар.
“8 март бәйрәме хөрмәтенә бәлешләр пешереп, бүләкләр алышып, легендар җырчыбыз Әлфия Афзалованы искә алып, аның репертуарыннан җырлар җырлап күңелле итеп бәйрәм ясадык”, дип шалтыраталар Яңгул авылының «Сердәш» клубы вәкилләре.
Клубка йөрүчеләра арасында үрнәк әниләр, ягымлы әбиләр, уңган-булган хатын-кызлар да бар икән. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Лаеклы ялларыгызны гел шулай күңелле үткәрегез.
Нет комментариев