Яшьләр үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
10 февраль көнне авылларны саклап калуга, аларны яшәтүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Авыл яши — Деревня живет» пилот проекты кысаларында Балтач районы Бөрбаш авыл китапханәсендә районыбызның яшьләре белән җанлы очрашу уздырылды.
Бу очрашуда яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы һәм экономика бүлеге җитәкчесе Рәдис Магьфүр улы яшьләргә бу проектың асылын аңлатты һәм дәүләт ярдәме, төрле субсидияләр турында мәгьлүмат бирде.
Яшьләр үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм проект буенча ясалган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Нет комментариев