Якты дөньяга аваз салган сабыйлар Алексей Фомин һәм Екатерина Герасимова гаиләсендә күптән көтелгән беренче балалар.
Алабуга шәһәреннән булган бәхетле әнинең игезәк кызлары 2015, 2035 һәм 2185 граммлы булып туганнар. 29 яшьлек Екатеринаны Яр Чаллы шәһәренең Бала тудыру үзәгенә берничә көн алдан салган булганнар. Кызлар 35 атналык срокта туганлыктан, аларны реанимация бүлегенә күчергәннәр. Бүгенге көндә аларның хәлләре стабиль.
Берьюлы өч бала туу ул сирәк күренеш. Сабыйларга сәламәтлек һәм бәхет телибез.
Чыганак: http://www.tatpressa.ru
Нет комментариев