“Язгы изгелек эшләү атнасы-изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Чапшар авылында ялгызы гомер итүче тыл ветераны Фагыйлә Закированың хәлен белеп, күчтәнәчләр белән сөендергәннәр.
– Авыл балаларын һәм яшьләрен изгелек эшләргә өндәү максатыннан “Ветераннар-безнең янәшәбездә” акциясендә без һәрвакыт актив, ветераннарыбызның хәлен даими белеп торабыз, алар чыннан да һәрвакыт безнең янәшәбездә, – ди әлеге изге эшләрнең башында торучы клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Нет комментариев