30 октябрь көнне югалган Яңа Салавыч егетен үле килеш таптылар
Хәтерләсәгез, сайтыбызда 30 октябрь көнне Яңа Салавыч авылында яшәүче 19 яшьлек Курочкин Данил Евгеньевич югалды, дигән хәбәр биргән идек. Бүген, югалганның сигезенче көнендә, кызганычка, Данилның мәете генә табылды. Аны Яңа Салавыч - Кариле авыллары арасындагы агачлыкта асылынган килеш очраклы кеше күреп ала һәм органнарга хәбәр итә. Тикшерү эшләре бара.
Нет комментариев