Җәмгыять

Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев өлкәннәрне котлый

Кадерле ветераннар, пенсионерлар! Сез вакыйгалар һәм буыннар чылбырын тоташтыручы мөхтәрәм өлкән буын вәкилләре!

Бай тормыш тәҗрибәгез, белем байлыгыгыз яшьлек инициативасы ташып торган хәзерге заман шартларында аеруча да мөһим. Әле дә булса бик күбегез илдә, Татарстаныбызда булган вакыйгаларга битараф түгелсез, иҗтимагый тормышта актив катнашып, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә лаеклы өлеш кертәсез. Үткән еллар һич кенә дә күңелегезне төшермәсен, яшәү көчегез бик озакка җитсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле озын гомерләр теләп калам. Якыннарыгыз яратуын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын.


250

Нет комментариев