Эшчене лифт кысып үтергән
Җәмгыять

Эшчене лифт кысып үтергән

39 яшьлек эшчене йөк лифты кысып үтергән.

Яшел Үзән сәүдә үзәкләренең берсендә 39 яшьлек эшчене йөк лифты кысып үтергән. Ир-ат әлеге бинада ремонт эшләрен башкарган була. Моның турыда Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ир-ат әлеге сәүдә үзәгендә лифт төзекләндерә торган субподряд оешмада эшләгән. Ремонт барышында аның өстенә лифтның платформасы төшә һәм эшчене кысып үтерә.

 

Чыганак


Нет комментариев