Курамьялда булган янгын хуҗалар өчен генә түгел, авыл халкы өчен дә зур кайгы, диләр биредә.
Бернәрсәсез бер кат кием белән урамда калган олы яшьтәге Фәүзия апаны да, аның ике кызын да авыл халкы ярәменнән ташламаган. Кем ничек ярдәм итә ала, шулай булышкан. Чепья хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Эльвира Газизовага курамьяллылар аеруча рәхмәтле.
Ул зыян күрүчеләргә дә, аларның күршеләренә дә һәрдаим медицина ярдәме күрсәтеп торган. Әле дә булса, аларның хәлен белешеп кенә тора икән. Игелекле райондашларыбыздан да бик күп ярдәм килгән. Габделхаликовалар аларга да чиксез рәхмәтле булуларын белдерә.
Нет комментариев