Гомумевропа Сабан туе-2016 Бөекбританиядә уздырыла
Җәмгыять

Гомумевропа Сабан туе-2016 Бөекбританиядә уздырыла

РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы чит илләрд Россия диаспоралары һәм РФ төбәкләре белән элемтәләрне ныгыту буенча ТР Хөкүмәтен үрнәк итеп белдерде.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Гомумевропа Сабан туе-2016 Бөекбританиядә уздырыла. Бу хакта РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров V Бөтендөнья ватандашлар конгрессында белдерде, дип яза "Новости" РМА.
Чит илләрдәге Россия диаспоралары һәм РФ төбәкләре арасында элемтәләр ныгытыла, дип билгеләп үтте тышкы эшләр министры. "Аерым алганда, Россия һәм чит илләрнең миллионлаган татар җәмгыятьләре вәкилләрен берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә Гомумевропа Сабан туе-2016 ны Бөекбританиядә үткәрү планлаштырыла", - диде Лавров.

250

Нет комментариев