Һава температурасы +30 градуска кадәр күтәрелә
Җәмгыять

Һава температурасы +30 градуска кадәр күтәрелә

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал

Татарстанда 19 августта җылыну көтелә — көндез һава 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.

Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.


Нет комментариев