Яңгул урта мэктәбенең юбилеена багышлана...
Туган мәктәбемә — 90 ел
Туган мәктәбемә — 90 ел , ди,
Ни арада үткән бу гомер?!
Шау-гөр килеп укучылары җыела,
Барысын җитешеп барлап кына өлгер!
Кайсы инде әби-бабай булган,
Чәчләрдә — чал, йөрү салмакланган.
Тик карашлар гына һаман шул ук,
Балачакның төсмерләре калган...
Бар да дулкынлана, йөрәк дөп-дөп,
Чыгар төсле күкрәк читлегеннән.
Мәңге истән чыкмас ул вакытлар,
Җилкендерми икән кемне генә?!
Мәктәп елларының кыңгырау чыңын,
Кем бар икән бер сагынмый калган?
Ничә буын егет-кызларыбыз
ЯҢГУЛ МӘКТӘБЕндә белем алган!
Алар хәзер кайсы кайда инде:
Таралышкан төрле җирләр буйлап.
Яшьлекләрен искә алалардыр,
Бер сагынып балачакны уйлап...
Иске мәктәп, детдом, интернатның
Биналары хәзер юк инде.
Бик күпләрнең яшьлегендә алар
Туган йортларына тиң иде!
Детдом чоры — үзе бер тарих ул.
Бары — бергә, югы — уртак булган.
Зур булмаган иске агач йортлар
Күпме ятимнәрне сыендырган!
Ялгыз калган үксез балаларны,
Үз баласы итеп, якын күреп;
Ана назы, ата назы биргән,
Мөгаллимнәр, җан җылысы төреп.
Кайда калды гамьсез шул балачак?
Сагындыра мәктәп еллары...
Эх, бер генә көнгә кире кайтып,
Бер күрергә иде шуларны!
Җан —фәрманга, берни уйламыйча ,
Йөгерәсе иде тәнәфестә.
Барыбер рәхәт булыр иде әле,
Укытучы тотып тиргәсә дә!
Мәктәп буфетына чабып барып,
Прәннекләр алган искә төшә...
Нинди тәмле иде ул прәннек.
Онытылмый...барысы, барысы истә!
....Рәхмәт Сезгә, мәгаллимнәребез,
Рәхмәт сиңа, ТУГАН МӘКТӘБЕМ!
Кайда кемнәр булып эшләсәк тә,
Кайда кемнәр булып яшәсәк тә,
Тормыш өчен кирәк бар белемне,
ТУГАН МӘКТӘП, синдә алганбыз!
Ленина Шафигуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев