Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Янгын күзәтчелеге кисәтә

Коткару сигналы

2024 елда Балтач муниципаль районы территориясендә 29 янгын очрагы теркәлде, янгыннарда 1кеше зыян күрде, Чутай авылында үлүче дә булды. Агымдагы елның ике аенда 3 янгын чыкты.
Янгын корбаннарын булдырмас һәм зыян күрмәс өчен янгын чыгуны кисәтә һәм ачыклый торган нәтиҗәле прибор кую турында һәркемгә уйланырга кирәк. Автономияле янгын хәбәрчесе — ул нәрсә дә булса яна башласа, шуның төтене тәэсирендә сигнал бирүче махсус җайланма, аның корпусында конструктив рәвештә автоном туклану чыганагы, янгын чыгу турында турыдан-туры хәбәр итү өчен кирәкле барлык компонентлар берләштерелгән, дип сөйли Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт капитаны Р. Шәрәфетдинов.
Бүгенге көндә янгын хәбәрчеләре үлем очракларын кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе. Әлеге җайланмалар уттан саклану чарасы булып тора, төтен чыга башлауга тавыш сигналы белән халыкка хәбәр бирә. Хәбәрчедә тавыш катылыгы һәм ешлыгы шулкадәр көчле, ул хәтта нык йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле. Өйләргә куелган янгын хәбәрчеләре үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәттергә өлгерде инде. Әйтик, 2016-2025 еллар аралыгында республиканың торак йортларында (фатирларында) чыккан 122 янгын очрагында шушы коткару сигналлары ярдәмендә янгыннар вакытында кисәтелгән, 299 кешенең, шул исәптән 91 баланың гомере саклап калынган. Түшәмгә беркетелгән янгын хәбәрчесе махсус линияләр сузуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Елына бер тапкыр батарейкаларын алыштырсаң һәм вакыт-вакыт оптик-электрон датчиклы камераны тузан суырткыч белән суыртып алсаң, шул җитә. GSM-модульле янгын хәбәрчеләре аеруча популяр, алар бер үк вакытта шалтыратуларны һәм СМС-хәбәрләрне алты абонентка тапшыру мөмкинлегенә ия, мәсәлән, йорт хуҗасына, янгын сүнлерү хезмәтенә, авылның старостасына, туганнарга, күршеләргә һәм башка кызыксынучы затларга.
Янгын сүндерү хәбәрчеләрен куллану кагыйдәләре бик гади, һәм бәяләре дә түбән. Аларны махсус оешмаларда һәм кибетләрдә сатып алырга мөмкин. Җайланмалар якынча 400-500 сум тора. Әгәр дә таныш түгел кешеләр сезгә шундый приборны берничә меңгә урнаштырырга маташалар икән, уяу булыгыз, алар мошенниклар димәк.
Үзегезне кызыксындырган сорауларны (884368) 2-36-42 телефоннары буенча бирә аласыз. Өйләрегездә янгын хәбәрчеләрен урнаштырып, сез милкегезне генә түгел, үзегезнең гомерегезне дә саклап кала алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев