Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәмнең зуры, кечкенәсе юк

Узган атнада Борнак мәдәният йортында бүгенге көндә баручы хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырылды.

Борнак, Яңгул һәм Шеңшеңәр авыл җирлеге үзешчән артистлары үзләренең бар осталык-ларын күрсәтеп, аларны үз итеп, яратып килгән тамашачыга җырлары, биюләре аша күңел түрләрендәге хисләрен җиткерде. Концерт барышында, армый-талмый безнең егетләребезгә, сугыш барган өлкәләрдә ятимнәр йортларына, госпитальләргә ярдәмне оештырып, илтеп бирүче Лена ханым Вәлиеваның чыгышы залда утырган беркемне дә битараф калдырмагандыр. Кечкенәдән ятимлек ачысын татыган, Яңгул балалар йортында тәрбияләнгән Лена ханым үз тормышының девизы итеп, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүне сайлаган, ятимнәр йортындагылар да, госпитальдә ятучы егетләребез дә аны үз әниләре сыман күреп, килүен көтеп алалар. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов балаларын, якыннарын хәрби операция барышында югалткан әниләргә, тормыш иптәшләренә сабырлык-лары өчен олы рәхмәт хисләрен җиткерде, илебез батырларын онытырга хакыбыз юк, дип ассызыклап узды. Халкыбызның бердәмлегенә сокланып, районыбызның һәр авылында, җирлегендә фронтка ярдәм оештырганнарга, бу эшне башлап йөргәннәргә, ярдәмне фронт сызыгына илтеп, райондашларга тапшыруда зур көч куючыларга рәхмәтен тапшырды, барыбыз бердәм булганда җиңү безнең якта булачак, дип белдерде.

Тамашачыга тәкъдим ителгән җыр-биюләр аша районыбызның күпмилләтле халкының рухи байлыгы күрсәтелде. Сәхнәдә олы яшьтәге артистларыбыз белән бергә балаларның чыгышлары да күп булуы буыннар бәйләнешенең нык булуын раслый. Татар, рус, удмурт бию коллективларының төрле, үзенчәлекле чыгышлары уңай күренеш, аларның даими алкышларга күмелүе шул турыда сөйли. Алып баручыларның да сөйләм осталыгы, номерларны тәкъдим ителүе, мәгънәле сүзләр аша җиткерелүе канәгатьләнү хисе тудырды.

Төрле мәдәният учак-лары әзерләгән чыгышлар ике сәгатьтән артык барса да, ялыктырмады. Әллә инде Борнак тамашачысы концертка сусаган идеме, әллә инде чыгышларның һәркемне дулкынландырган вакыйгаларга багышланган булуымы, болар барысы да бергә үрелеп, мәдәният учагына килүчеләрнең күңеленә хуш килде. Борнак тамашасы дигәннән, хәйран гына вакыт аралыгында авылдагы мәдәният үзәге хуҗасыз торды. Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренең вазифалары бик киң, бинаны ачып-ябып кына эшне алып барып булмый. Җирлек җитәкчелеге белән уртак тел табып, авыл халкын телевизордан, интернеттан аерып, һәркемнең сәләтен барлап, ачып аны башкаларга күрсәтү, дистәләрчә отчетларын югары оешмаларга юллап, үзеңнең эшләгәнеңне расларга кирәк булачак. Бу авыр, әмма җаваплы хезмәткә, ниһаять, алынучы Борнак кызларына — Руфиягә һәм Дилбәргә уңышлар телибез. Шушы чараны әзерләгәндә башлап йөргән Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара Сабирова, Гөлназ Әхмадуллина, Ор авыл мәдәният йортыннан Раушания Гайнуллина аларга матур үрнәк күрсәттеләр.

Тамашаны йомгаклап, Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин бу концертта катнашучы артистларга, хәйрия ярдәме күрсәткән авылдашларына, килгән кунак-ларга рәхмәтен җиткерде. Бу, өч җирлек бергәләп уздырылган чараның башлап йөрүчесе, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов икәнен искәртергә дә онытмады. Хәйрия концертыннан җыелган акча хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга инвентарь, кирәк-яраклар алу өчен тотылачак, бу шушы кичтә концертта катнашкан артистларның да, карап утыручы тамашачының да Җиңүгә керткән өлеше, дип бәяләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия концерты Бердәмлек