Райондашыбыз Флера Габдуллинаның "Жиде килен" шигыре Чапшар авылының күп балалалы Мәннановлар гаиләсе хөрмәтенә багышлана.
Җиде килен без бер өйдә,
Җидебез жиде жирдән.
Бертуганнар ирләребез,
Җиде лачын бер дигән!
Җидебез жиде жирдән.
Бертуганнар ирләребез,
Җиде лачын бер дигән!
Якын ахирәтләр кебек
Яшибез дус киленнәр.
Саклый безне җиде егет
Усал язмыш җиленнән.
Яшибез дус киленнәр.
Саклый безне җиде егет
Усал язмыш җиленнән.
Гөрләп тора өйнең эче
Кунакка килсәк бергә.
Кече килен кунак итә
Утыртып безне түргә.
Кунакка килсәк бергә.
Кече килен кунак итә
Утыртып безне түргә.
Зур бәлеш пешә ак мичтә,
Өйгә хуш исләр бөркеп.
Сез дә табынга килегез,
Калабыз, дуслар, көтеп.
Өйгә хуш исләр бөркеп.
Сез дә табынга килегез,
Калабыз, дуслар, көтеп.
7 килен 7 җирдән,
Җидебез дә бик уңган,
Жидебез дә бигрәк булган,
Бар эш тә килә кулдан.
Чибәрләр айдай тулган.
Җидебез дә бик уңган,
Жидебез дә бигрәк булган,
Бар эш тә килә кулдан.
Чибәрләр айдай тулган.
.jpg)
.jpg)
Нет комментариев