Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Казанда автоном йөрешле «Авангард» яңа троллейбусын сынап карыйлар

Иртәгәдән Казанда «Транс-Альфа» Вологда җитештерүчесеннән автоном йөрешле «Авангард»троллейбусын сынаячаклар. Ул 1, 3, 5 һәм 8 нче маршрутларга чыгачак һәм анда бер ай дәвамында эшләячәк

«Авангард» 86 пассажир йөртүгә исәпләнгән. Комплектациягә карап, анда 30 урын каралган. Салонда җайланмаларны зарядлау өчен видеомониторлар һәм USB-разъемнар, шулай ук тавыш һәм вибрация дәрәҗәсен киметә торган системалар бар.

«Метроэлектротранс» та билгеләп үтүләренчә, предприятие аларның инфраструктура белән тәңгәллеген тикшерү һәм пассажирлар һәм йөртүчеләр өчен уңайлы һәм ышанычлы эшне бәяләү өчен хәрәкәт итүче составның төрле модельләрен тестлаштыра. Бу троллейбус паркын реаль эксплуатация нигезендә яңарту өчен техника сайларга ярдәм итәчәк.

Троллейбусны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка, Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоровка һәм «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Абдулхаковка тәкъдим иттеләр инде. 

Хәзер "Метроэлектротранс" балансында 192 троллейбус. Алар гомуми озынлыгы 255,7 километр булган 11 маршрутка хезмәт күрсәтә. Пик вакытында линиягә көн саен 152 машина чыга.

Бизнес онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев