Очрашу вакытында яклар Казан белән Малайзия арасында туры рейслар ачу мөмкинлеге мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар
Татарстан Россия-Малайзия хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша, бу ил белән даими рәвештә делегацияләр алмаша, дип ассызыклады Казанга килгән Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов.
Сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өстенлекле юнәлешләр булып тора. 2026 елның беренче кварталына Татарстан белән Малайзия арасында товар әйләнеше якынча 8,8 миллион доллар тәшкил итте.
- Куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән республика буларак, Татарстан продукциянең иң киң спектрын китерергә әзер. Уртак инвестицион проектлар өстендә активрак эшләргә кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу вакытында яклар Казан белән Малайзия арасында туры рейслар ачу мөмкинлеге мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар, дип яза Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Вечерняя Казань
Нет комментариев