Маршрутта 220 пассажир сыйдырышлы Airbus A321 очкычлар эшләячәк
Казан белән Үзбәкстан Фирганәсенәсе арасында туры авиаэлемтәне 25 ноябрьдә ачачаклар. Рейсларны Nordwind Airlines башкарачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Казаннан самолетлар чәршәмбе көннәрендә 22:30 да очачак һәм Фирганәгә җирле вакыт белән 4:00 дә килеп җитәчәк. Юл 3,5 сәгать алачак.
Кире рейслар 26 ноябрьдә башлана. Пәнҗешәмбе көннәрендә Фирганәдән очып китү 6:15кә, Казанга килү — җирле вакыт белән 8:05кә планлаштырылган. Очыш дәвамлылыгы 3 сәгать 50 минут тәшкил итәчәк.
Яңа юнәлеш шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Калининград, Иркутск һәм Уфа пассажирларына Казанга күчеп утырып, Фирганәгә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.
Маршрутта 220 пассажир сыйдырышлы Airbus A321 очкычлары эшкә җигеләчәк.
Вести Татарстан
Нет комментариев