Казаннан Яшел Үзәнгә автобусларда бару кыйммәтләнде
Кайбер шәһәр яны һәм төбәкара автобус маршрутларында йөрү бәясенең арту сәбәбе ягулыкка бәяләрнең шактый артуы һәм хәрәкәт итүче составка хезмәт күрсәтүгә чыгымнарның артуы
Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе 1 июльдән кайбер шәһәр яны һәм төбәкара автобус маршрутларында йөрү бәясен арттырды. Артуның сәбәбе ягулыкка бәяләрнең шактый артуы һәм хәрәкәт итүче составка хезмәт күрсәтүгә чыгымнарның артуы, дип хәбәр итә предприятие үзе.
Казаннан Яшел Үзәнгә 104 һәм 104а маршрутларында йөрү бәясе 180 сумнан 200 сумга кадәр арткан. №110 Васильево — Осиново — Казан маршрутында йөрү бәясе 180 сумга кадәр күтәрелгән. 552 нче Яшел Үзән — Колбашы — Казан маршруты да 180 сумга кадәр, 403 нче Яшел Үзән-Волжск төбәкара маршруты 100 сумга кадәр арткан.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев