Казансуда «Чаша» янында причаллар комплексы һәм җилкәнле мәктәп төзергә планлаштыралар
Инициативаны тормышка ашыру бәясен ул якынча 300 млн сум дип бәяләде
Казансу елгасы ярында «Казан» гаилә үзәге янында балалар һәм студентлар җилкәнле мәктәбен үз эченә алган спорт-туристлык комплексы төзергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына биргән интервьюсында «Паруса» компанияләр төркеме җитәкчесе һәм ТР җилкәнле спортның студентлар федерациясе рәисе Вячеслав Егоров сөйләде.
Басма әңгәмәдәше сүзләренчә, җилкәнле мәктәп ябык булмаячак – опенспейс форматы күздә тотыла. «Ачык ишекләр көннәре, Россия һәм республика дәрәҗәсендәге ярышлар узачак, кешеләр гаиләле була алачак, бюджет туристы профессиональ инструктор белән көймәгә утырып, мастер-класс алу өчен ярты сәгать буе елга буйлап йөри алачак», – дип аңлатты ул.
Моннан тыш, биредә, «Чаша» янында, туристлык комплексының көймә станциясен төзү һәм елга судноларын саклау өчен урын булдыру планлаштырыла.
Эшкуар өстәп әйткәнчә, гаилә үзәге янында Казансу ярын үстерү буенча башка проектларны исәпкә алып, әлеге территория ел саен 600 меңгә кадәр кешене җәлеп итә алачак. Инициативаны тормышка ашыру бәясен ул якынча 300 млн сум дип бәяләде.
Моннан тыш, причалны «Ривьера» кунакханәсе янында да җиһазлау планлаштырыла. Ә Миллениум күпере янында Казан һәм Татарстан экологлары белән берлектә киләчәкнең инженер-иҗат үзәге булдырылырга тиеш.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев