Комзаводта Авыл көне ел да матур уза
Урыны үзгәрү кәефне генә күтәрде
Комзавод авылында Авыл көне менә берничә ел инде үз югарылыгында уза.инде Быел урынын үзгәртсәләр дә, рухы шул калБердәмлектәды, алай гына да түгел, ямьле табигать кочагында тагын да рәхәтрәк булды әле. Ә болай ул авыл клубы ишегалдында була торган иде, нигәдер советлар чорын хәтерләткән клуб тирәсендә партия җыелышлары гына үтәргә тиеш кебек тоелса да, биредә районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килеп заманында Кече авыл көне дә үткәрде, авылның хәзрәте Рифат Минмуллин дини бәйрәмнәр дә оештырды, аннан аларны Сабантуе кебек менә шушындый Авыл көне алыштырды.
— Авыл көне якынлашкандарак, бер атна элек авыл халкы клуб ишегалдын чабарга җыелды, — дип сөйли бәйрәмне оештыручыларның берсе Фирүзә Гатиятуллина. — Чабып бетерделәр дә, кара, безнең халык елдан-ел күбәя, бәйрәм елдан-ел зурая, бу урын тигез дә түгел, уеннар уйнатырга да җайсызрак, әйдә, башка урын сайлыйк әле, авыл зур бит, төрле почмагында үткәрә алабыз, дип, берничә вариантны карадылар да, яр буендагы болынны карап меник әле, дип, төштеләр дә киттеләр. Төшеп бастылар да «Менә бит! Бер дигән җир, булды, шушында уздырабыз!» дип, шундук бер фикергә килделәр, менә монда эскәмияләр тора, монда мәйданы була, тегендә монысы-тегесе дип, атнакич, җомга көннәрендә эшләп тә куйдылар. Без узган елларда килгән халыкны клуб ишегалдына сыйдыра алмый башлаган идек инде, койма артында басып тора башлаганнар иде, елдан-ел масштаблар зурая, халык күбрәк тартыла, Комзавод бәйрәменең ямьлелеге дан булып еракларга китә, авылдашлар-туганнар ерак җирләрдән кайта, бәйрәмебез шулай зурайганнан-зурая бара. Авылда клуб та булмау сәбәпле, авыл бәйрәмнәргә, күңелле чараларга сусаган. Авыл группасына бер җөмлә язып саласың, хәзер килеп җитәләр, «безгә нәрсәгә инде бу, нигә кирәк инде бу безгә», дигән кеше юк, шул бертөркем ир-егетләр бөтен эшне эшләделәр, өйгә ашарга гына кайтып килделәр дә, яңадан шул мәйданга җыелдылар. Хәзер инде киләсе бәйрәм — Яңа елны көтәләр. Яңа ел быел клубта узды, ничә ел эшләмәгән клубны ачып, җыештырып, тәртипләп куйдык та, рәхәтләнеп Яңа елны каршы алдык, быел да шулай итәрбез дип торабыз. Димәк, киләсе тукталыш — Яңа ел. Андреев Андрей — Дорга егете, Фәрдия апа кияве, ел саен спорт уенннарын оештырырга ул бик булыша, аннан башка булмый. Беркемнән башка да булмый, һәркем үз урынына кирәк. Умарта кортлары тотучы Нургаян абый Исламов менә өстәлгә куярга бал бирде. Табынлы бәйрәм дә иде бит әле ул безнең Авыл көне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев