Куныр авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләргә үлән чәйләре тутырган
Җәмгыять

Куныр авылы волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләргә үлән чәйләре тутырган

Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын

Куныр авылы волонтерлары шушы көннәрдә махсус хәрби операциядәге егетләргә үлән чәйләре, кипкән алмалар тутырган.

«Күңел җылыбызны биреп, изге теләкләребезне теләп әзерләгән чәйләребез егетләргә барып җитеп ризык булсын, егетләребезне рухландырсын, күңелләрендә өмет уятсын, тиз арада исән - имин туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Илебез тынычлыгы өчен үзләрен аямыйча, сабырлык белән хезмәт иткән егетләребезгә саулык, гаиләләренә, әниләренә,туганнарына олы сабырлык телибез», ди волонтерлар.

Куныр авылының уңган ханымнарына бик зур рәхмәт! Эшләгән эшләрегез, йөргән юлларыгыз гел уң булсын, гаиләгездә уңышлар, күңел тынычлыгы телибез.

 


ярдәм

Нет комментариев