Көзге яхшылык атналыгы кысаларында “Романтик” лагере территориясенә агачлар утыртылды
Җәмгыять

Көзге яхшылык атналыгы кысаларында “Романтик” лагере территориясенә агачлар утыртылды

Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре дә яшьләрдән калышмаска уйлап, көзге яхшылык атналыгы кысаларында агач утыртырга чыктылар.

Алар Кили авылында урнашкан питомниктан яшь нарат үсентеләре алып кайттылар һәм әлеге изге эшкә алындылар. Бар коллектив белән берлектә "Романтик" лагере территориясенә агачлар утыртып чыктылар. Киләчәктә әлеге агачлар бар кешегә куаныч китереп, горур булып үсеннәр диясе генә кала.



250

Нет комментариев