Бүген Мамай курганында Сталинград сугышы вакытында башын салган Татарстан сугышчылары истәлегенә хәтер билгесе ачыла.
Әлеге билгене совет сугышчыларының Хәрби мемориаль каберлегендә, Сталинград сугышында җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан урнаштыралар. Аның ачылышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.
Бөек Ватан сугышында Татарстаннан фронтка 700 мең кеше киткән, аларның яртысыннан артыгы һәлак булган. Сталинград сугышында Татарстанда төзелгән ике укчы дивизия сугышчылары катнаша - 33 хәрби Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://news.vdv-s.ru/stalingrad-battle/?news=258605
Нет комментариев