Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мин эшемне бөтен күңелемне биреп башкардым»

Шуңа да хезмәт елларымнан бик канәгатьмен.

— Менә минем майор чагым... Менә хезмәттәшләрем Фәрит Әхәтов, Фәрит Галимуллин... Ә монысы минем кул астында эшләүче тикшерүче егетләр... Монысы Фәридә белән Асия... Фәрит, Фәридә якты дөньяларда юк инде, урыннары җәннәттә булсын.

Галия Мәхмүтовна өстәлендә бер кочак фото. Барысы да диярлек таныш йөзләр — Виталий Камаев, Азат Сабиров, Инсаф Сабиров, Эмиль Вәлишин, Равил Таҗетдинов... Бер караганда, әлеге архив фотолары районның криминал өлкәсенә алып кереп китәрләр кебек иде, әмма алар ничектер тикшерүче ханымны башка яктан ачты. Әйтерсең лә, без — кинозалда, тикшерүче ханым турында кино карыйбыз.

...Иртәнге карлы буранлы кыш. Тар гына юлдан Көекбашка таба тарантаслы җигүле ат атлый. Юл кырыйларына төшеп китмәс өчен биек билгеләр куелган. Атның җайдагы шул билгеләрдән күзен алмый җайлап кына малкайны куалый. Кырыйга төшеп китсәң чыгам димә, ун-унбиш кешелек кенә авылга килгән-киткән кеше күренми. Тарантаста толыпка, мамык шәлгә төренеп тикшерүче Галия Мәхмүтовна һәм участок инспекторы утыра. Көн дими, төн дими, буранына-суыгына карамый, йөкләмәне үтәргә кирәк, тикшерү эшләре кичектергәнне яратмый, үз вакытында башкаруны сорый. Аннан соң, Галия Мәхмүтовна кешене әллә ничә километрлар аша авыллардан китертеп, тилмертеп йөртә торганнардан түгел, транспорт та бик аз еллар бит, күп очракта урыннарга әнә шулай үзе бара.

Ә болай ул үзе, Галия Мәхмүтовна җылы Үзбәкстан якларында үскән кыз. Ташкент юридик институтында белем алган. 1980 елларда Балтачка кайта.

— Минем әнием Балтач кызы — Люция Курамшина. Нәсел җепләребез Түнтәр авылына, Нормабашның Сабирҗан бай ыруына барып тоташа. Нәкъ башкалар кебек әнием дә бәхет эзләп Сәмәркандка китә, биредә әтием белән таныша, гаилә коралар, матур гына гомер итәләр. Әнием гел Балтачны сагынды, кайтам булгач, кайтам дип яшәде. Әти мәрхүм булгач, әни белән туган якларга кайттык. Кисәк генә кайтып төшмәдек без, башта мин райкомның беренче секретаре Шамил Сираҗиевка хат яздым, ул вакытта тугызынчы сыйныфта гына укый идем әле, «кайтсак, Балтач безне кабул итәр микән?», дигән юллар бар иде анда, җитәкчедән «берсүзсез, кабул итәбез» дигән хат килеп төште, кунакка кайта-китә йөргәндә өй дә җитештереп куйдык, тора-бара эш тә эзләштергәләдем, ләкин кая гына мөрәҗәгать итсәм дә, безгә юрист-консультант кирәкми, диделәр.

1981 елда без тәвәккәлләп Балтачка күченеп кайтырга булдык. Шулай Арчада чемоданнарыбызны тотып, машина тукталышында торабыз, бер сары «Жигули» узып китеп туктады да, аннан кире чигенеп килеп безне алды, районның эчке эшләр бүлеге башлыгы Илдус абый Әхмәтҗанов булып чыкты ул, рульдә Николай Добромыслов (икесе дә мәрхүм инде), юл буе сөйләштереп кайттылар, эш юклыгы турында әйткәч, Илдус абый «иртәгә кил әле миңа», диде. Өч көн эчендә МВД аша хәрби-табиблык тикшерүе үтеп эшкә чыктым. Мине тикшерүче итеп билгеләделәр, инде күптән тикшерүче юк икән биредә, эш өстенә эш өелгән, дип сөйли Галия ханым...

Язманы тулысынча «Хезмәт» газетасының бу атнада чыккан саныннан (№ 44) укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев