Дилә Шәфигуллина, Балтач бистәсе:
- Сайлауларга даими барам. Чөнки киләчәгебезгә битараф түгелмен. Быел да сайлауда катнашачакмын. Тормышларыбызның яхшыруына өметләнеп тавыш бирәчәкмен.
Рәдиф Сөләйманов, Куныр авылы:
- Безнең алда бик мөһим чара - Татарстан Республикасына Президент сайлаулары тора. Һәм мин киләчәктә илебез белән булдыклы, үз сүзен өздереп әйтүче, үз Ватанының патриоты булган кешенең илбашчы булачагына зур өметләр баглап сайлауга барачакмын.

Ләйсән Шәйхетдинова, Югары Шубан авылы:
- 13нче сентябрь көнне Президент һәм авыл җирлекләренә депутатлар сайларга барам. Сайлаулар үзебезнең киләчәк өчен кирәк бит. Бүгенге көнебез матур, канәгатьләнерлек, тормышларыбыз шулай күркәм барсын, эш урыннарыбыз гына бетмәсен.

Фәргать Хәкимуллин, Тимирязев исемендәге җәмгыять бухгалтеры:
- Сайлауларга бармыйча калганым юк. Быел да барачакмын. Матур яшәү һәм тормыш-көнкүрешебезне яхшырту өчен үз тавышымны бирәчәкмен.

Фото: http://realnoevremya.ru/news/13400
Нет комментариев