Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әмир Камалиев (Аманулла) вафат

Кайгылы хәбәр. Билгеле булганча, танылган артист, драматург, язучы Аманулла псевдонимы белән иҗат итүче Әмир Камалиев якты дөньядан киткән.

Үлеменең сәбәпләре әйтелми.

Әмир Камалиевның үлеме турында хәбәр яшен суккандай булды. Күпләр моңа ышанмады. Чөнки күптән түгел генә аны ТНВда Җәвит Шакиров тапшыруында күрделәр. Хәлләре яхшы иде. Тик, кызганыч, Аманулла үлгән дигән хәбәр фейк булмады. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, язучы, драматург, актер Әмир Камалиевны соңгы юлга озату 1 июль көнне 11.00 сәгатьтә Кариев театры бинасында узачак. Адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 55Б

Якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз... Белешмә: Әмир Камалиев 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туган. 1996 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Актер, драматург, прозаик.

erid: 2VtzqumtM4F

 

Тулырак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аманулла

erid: 2Vtzqwfh92B