Бик тә тәвәккәл, бик тә батыр ул Нурсинә
Нурсинә Галиева Смәел авылы кызы, тумыштан йөри алмый. Нәни кызчык умыртка баганасы бүсере белән туа. Әмма коляскада утырып йөрүче кыз бар авырлыкларны җиңеп, алга атлавы белән һәрдаим шаккатырып, сокландырып тора.
Мәктәпне тшмамлар алдыннан Нурсинә Мәскәүдә коляскада йөрүчеләр өчен уңайлыклары булган югары уку йорты барлыгы турында белә. Кызларының Мәскәүгә укырга керергә тәвәккәлләвен якыннары авыр кабул итә. Әмма теләк үзенекен итә.
Укыгында тулай торакта яши Нурсинә, бүлмәдәш кызына ияреп, бию түгәрәгенә йөри башлый. Ә инде өч айдан беренче ярышыннан ук җиңү белән кайта. 2014 елда райондашыбызны Россия җыелма командасына алалар. Нурсинә Кытай, Сербия, Германия, Польша кебек илләрдә узган бәйгеләрдә катнашып, бер-бер артлы җиңүләр яулый. Дөнья Чемпионатында да алтын медальгә лаек була.
Тормышында булган матур, куанычлы вакыйгалар моның белән генә тәмамланмый. 2023 елда Нурсинә тормышка чыга. Күптән түгел исә ул әни булды. Котлыйбыз, Нурсинә. Балагызны тигезлектә, муллыкта үстерергә язсын!
Нет комментариев