Отпускка бер яки ике атнага гына җибәрәләр. Бу законлымы?
Җәмгыять

Отпускка бер яки ике атнага гына җибәрәләр. Бу законлымы?

– Безнең эштә чираттагы отпускны тулаем алып ял итүне тыйдылар. Бер атна, иң күбе – ике атналап кына алырга ярый. Бу законлымы?

– РФ Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәр белән җитәкчелек килешүе буенча, ел саен бирелә торган отпуск өлеш ләргә бүленә ала. Шул ук вакытта, әлеге ялның бер өлеше 14 календарь көннән дә ким булмаска тиеш. Хезмәткәрне мондый ялдан бары тик аның ризалыгы булганда гына эшкә чакыртып була. Шуның белән бәйле рәвештә кулланылмый калган отпуск көннәре хезмәткәргә уңайлы вакытта ел дәвамында бирелергә яки киләсе эш елы отпускасына кушылырга мөмкин.

yashel-uzan.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Отпуск

Нет комментариев