Почтальоннарның хезмәт хакы йөрәкне авырттыра
Алар ташыганны барлык өлкәннәр дә ашый
Егерме беренче гасыр атлый дөнья буйлап,
Ияреп булмый агымына.
Кичтән ишеткән яңалыклар
Таң атуга алышына.
Ерак авылларда яшәсәк тә,
Әби-бабайлар гына калсак та.
Яшәргә тырышабыз әле. Тукта!
Сүз башым бит Шүрәле!
Аллаһка шөкер, пенсияләр килеп тора,
Иртә таңнан кичкә кадәр
Почтальоннар йөгереп тора.
Тик аларның хезмәт хаклары
Йөрәкләрне авырттыра.
Почта гына өләшсәләр бер хәл иде:
Сатарга куйган бар әйберне
Хуҗа Насретдиннең ишәге күк,
Аркаларына рюкзак асып, алар ташый,
Алар ташыганны авылдагы
Барлык өлкәннәр дә ашый.
Мондый аз хезмәт хакына
Авылның кешеләрен, өлкәннәрен
Яратканнар гына эшли ала.
Аларның да тормыш итәсе,
Балалар, оныклар үстерәсе бар.
Болар эштән туктаса,
Ни эшләр димен безнең чәйләр, ашлар?
Бәлки менә шушы язганнарны укысалар,
Җитәкчеләрнең берәрсе
Алар турында кайгырта башлар.
Фәймә Зәкиева, Шода авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев