Районда рөхсәтсез чүплекләр артуы борчу тудыра
Җәмгыять

Районда рөхсәтсез чүплекләр артуы борчу тудыра

Рөхсәтсез чүплекләр — экологиягә һәм сәламәтлеккә куркыныч

Соңгы вакытта районыбызда рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүе борчу тудыра. Кызганыч, кемдер йорт тирәсен чистартканда, чүп-чарны читкә — урман кырыена яки буш яткан җиргә ташлап калдыра.

Җыелган чүп начар ис таратып кына калмый, ул — төрле инфекцияләр, бөҗәкләр һәм кимерүчеләр өчен үрчем урыны. Нәтиҗәдә, аллергия, йогышлы һәм хәтта онкологик авырулар таралуга сәбәпче була. Табигатькә дә зур зыян килә: туфрак, чиста сулыклар пычрана, экологик баланс бозыла.

Чүпне бары тик билгеләнгән урыннарга гына илтеп түгәргә кирәк. Атна дәвамында график буенча махсус машиналар йөри, күпфатирлы йортлар янында контейнер мәйданчыклары эшли.

 


чүплек

Нет комментариев