Райондашыбыз Давид Турганалиев чистарту буенча рейд оештырды
Җәмгыять

Райондашыбыз Давид Турганалиев чистарту буенча рейд оештырды

Әйдәгез, яшь волонтерга авыр хезмәтендә ярдәм итик!

«Көзге мәрхәмәт атнасы» акциясе кысаларында 2022 елның 31 октябрендә «Волонтер» үзәге активисты Давид Турганалиев урманны чүп-чардан, пластик шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан һәм башкалардан чистарту буенча рейд оештырды. Яшь булуына карамастан, ул кешеләрнең табигатькә, тирә-юньдәгеләргә китергән зыянын бик ачык сурәтли. Давид сөйләп кенә калмый, ә кешеләргә, сәламәтлекне, әйләнә-тирә дөньяны белүче буларак ничек эшләргә кирәклеген мисал итеп күрсәтә. Әйдәгез, яшь волонтерга авыр хезмәтендә ярдәм итик!


давид турганалиев

Нет комментариев