Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина сугыш ветераннарының өйләрендә булды.
Җәмгыять

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина сугыш ветераннарының өйләрендә булды.

Җиңү Көне якынлашкан көннәрдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина сугыш ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен белеште, аларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләште.

Шундый очрашуларның берсендә без дә катнаштык. Дорга авылында яшәүче Василий Константиновның сәламәтлеге бераз какшап торса да, безне ул шат күңел белән каршы алды. Җиңү көнен дулкынланып көтүе турында да әйтте. "Борчыган мәсьәлә - авыл урамнары инде", диде ветеран. Калганы бар да яхшы, тамак тук, өс бөтен, дип тә шаяртты.

250

Нет комментариев