Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанның икътисади элемтәләре үсешен билгеләп үтте

Үзбәкстан Энергетика министрлыгы башлыгы Казанга эш визиты белән килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Үзбәкстан Энергетика министрлыгы башлыгы Казанга эш визиты белән килде. Сәфәрнең төп максаты «Энергопром» форумында катнашу булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек актив рәвештә үсә бара: яңа проектлар эшли башлый, эшлекле багланышлар киңәйтелә һәм үзара визитлар уза. Ул шулай ук Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиевнең 2024 елда Татарстанда ике тапкыр булуын искәртте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев