Рузия «Омтылыш: карьера турында» дигән инклюзив сессиядә катнашты (фото)
Җәмгыять

Рузия «Омтылыш: карьера турында» дигән инклюзив сессиядә катнашты (фото)

Райондашыбыз спикерлар, экспертлар белән танышты, практик дәресләрдә һәм мастер-классларда катнашты.

17-19 сентябрь көннәрендә «Идел» Яшьләр үзәгендә «Омтылыш: карьера турында» дигән инклюзив сессия узды.

Биредә безнең районнан Рузия Галиева катнашты. Сессияда катнашучылар тәҗрибә туплап кына калмадылар, алар өчен кызыклы чаралар да үткәрелде.

Рузия резюме әзерләп, уңышлы эшкә урнашу серләренә төшенде һәм хыялындагы эшне эзли башлады. Шулай ук спикерлар, экспертлар белән танышты, практик дәресләрдә һәм мастер-классларда катнашты.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Рузия Галиева

Нет комментариев