Салавыч Сәрдегәнендә ФАП һәм мәйданчык төзелә
Җәмгыять

Салавыч Сәрдегәнендә ФАП һәм мәйданчык төзелә

Җәй – ул район үзәгендә генә түгел, авылларда да кызу төзелешләр чоры.

Үзара салым акчасына да, төрле программалар финансы нигезендә дә кирәкле объектлар сафка басып, авыл кешеләрен сөендереп тора. Шушы көннәрдә авылыбызда ФАП, балалар мәйданчыгы төзелеше башланды. Шулай ук пожарный гидрант урнаштыру эшләре дә алып барыла, дип хәбәр иттеләр Туган Авылым - Сәрдегән төркемендә. Биредә чыннан да бик кирәкле төзелешләр башланган. Пункт – ул инде авыл халкы өчен бик кирәкле урын, балалар мәйданчыгы эшләнү авылда балалар саны күп булуны искәртә, димәк, авыл яши һәм аның киләчәге бар.

 

Фотолар: https://vk.com/sardygan?w=wall-88112850_3324/all


Нет комментариев