Авыл халкы бердәм булып чишмә территориясен чистарткан
Авыл судан өзелсә бар кеше чиләк, савытларын күтәреп чишмәгә чаба. Салавыч Сәрдегәнендә дә чишмәләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.
"Өмә узды. Килгән һәр кешегә зур рәхмәт. Менә алар авылыбыз өчен янып-көеп йөрүчеләр: Хурамшин Шамил, Әхмәтҗанов Газинур, Әхмадуллин Ирек, Нигъмәтуллин Мөдәрис, Камалов Альберт, Рәхматуллин Фәрит-Резеда, Хидиятов Илфак, Бариев Райнур, Габбасов Заһир, Гайфетдинов Разил, Саттаров Фәргать, Гарифуллин Муса", дип яза Туган Авылым - Сәрдегән (Сардыган).
Нет комментариев