Салкын чишмә буйларында атлар эчерсәң иде...
Җәмгыять

Салкын чишмә буйларында атлар эчерсәң иде...

Әлбәттә, бу җыр сүзләре. Ә Балтач бистәсендә үзенең тәмле суы белән кинәндерүче табигый чыганак – Салкын чишмә яр буйларының төзекләндерелүе чын менә.

Әлеге яңа проект Татарстан Республикасының Иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы буенча гамәлгә аша. Ничек, ни рәвешле төзекләндерелер ул? Әлеге сорау, бистә халкы белән бергә, райондашларыбыз күңелендә дә кызыксыну уята.

Нәкъ менә шул максаттан, балтачлылар, шул тирәдәге җир һәм бина хуҗалары, шулай ук арендалап торучылар, җирле иҗтимагый берләшмәләр, активистлар, эшмәкәрләр, гомумән, Салкын чишмә буйларының матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаучылар фикер алышуларга чакырыла.

Төзекләндерү проекты буенча иҗтимагый тыңлаулар 20 гыйнвар көнне 18. 00-20. 00 сәгатьләрдә район мәдәният үзәгендә үтәчәк. Адресы: Балтач бистәсенең Ленин урамы, 52нче йорт. Рәхим итегез!


Нет комментариев