Шул күпергә барып кайтсагыз, мәхәббәт җепләрегез тагын да ныгыр, туй көннәрегез искә төшәр...
Сосна белән Балтач арасындагы “Мәхәббәт күпере”ннән узып йөргәнегезне белмисездер дә әле. Андагы йозакларны күргәч, ирексездән күпергә шундый атама бирәсе һәм бирегә йозак элгән парларның гомерлек ярга әверелүенә ышанасы килә. Бөтен йозакны да төшереп бетереп булмады, бәлки бу йозаклар арасында сезнеке дә бардыр, булса, фотога төшереп җибәрегез әле, зинһар. Шул күпергә барып кайтсагыз, мәхәббәт җепләрегез тагын да ныгыр, туй көннәрегез искә төшәр. Әллә шулай түгелме?!
Нет комментариев