Көшкәтбашлылар бердәм булып авыл уртасындагы күпер тирәсен җыештырган
“Узган ел агачлары киселгәч бик ямьсез хәлдә калган тирәлек агач ботакларыннан һәм гомер буе агачлыкка атылган чүпләрдән чистартылды. Тирәлек хәзер ялт итеп тора. Инде алга таба чүпләмәү ҮЗЕБЕЗДӘН! Шулай ук иске балалар бакчасы мәйданчыгы да чүпләрдән, агач тамырларыннан чистартылды.
Өмәгә килгән һәр авылдашка, һәм ахырга кадәр торып барлык чүпне төяшкән авылдашларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Изге эшегез үзегезгә зур савап булып язылсын”, дип яза ШАТ-Көшкәтбаш.
Нет комментариев