Социаль челтәрләрдә шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Юкса...
Җәмгыять

Социаль челтәрләрдә шикле сылтамалар буенча күчмәгез. Юкса...

Мессенджерлардагы котлау открыткалары куркыныч яный.

Бу хакта Kaspersky GReAT җитәкчесе Дмитрий Галов сөйләгән. Явыз ниятле кешеләр котлау открыткалары белән бергә, кулланучыларның аккаунтларын урлар өчен, зарарлы программа да җибәрергә мөмкин.

Йә булмаса медиафайл җибәреп, аның артыннан открыткаларны карау өчен программа рәвешендә зарарлы кушымта да килүе бар.

Мошенниклар корбаны булмас өчен, танышларыгыз җибәргән булса да, почта, мессенджер яки социаль челтәрләрдә шикле сылтамалар буенча күчмәскә киңәш итәләр, дип яза «Шәһри Казан».

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев